news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музее директоры «Туган тел» шигыренең үзгәрешләр кертелгән вариантын ачыклаган

«Мәҗмугаи асаре»ндә Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре «Балалар кыйсеме» һәм «Халык әдәбияты» өлешләрендә ике тапкыр кертелгән булган.

Тукай музее директоры «Туган тел» шигыренең үзгәрешләр кертелгән вариантын ачыклаган
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабын әзерләгән вакытта «Туган тел» шигыренең үзгәртелгән варианты да булуын әйтте. Музей мөдире сүзләренчә, «Туган тел»нең беренче варианты тулы килеш «Балалар кыйсеме» өлешенә кертелгән.

«Халык әдәбияты» әсәре дә «Туган тел» шигыре белән тәмамлана. Әмма биредә әсәрнең икенче дүртьюллыгы төшереп калдырылган һәм соңгы өлешендә «үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам» гыйбарәләре үзгәртелеп, «үзем һәм» урынына «үземне» дип язылган: «Ярлыкагыл дип, үземне, /Әткәм-әнкәмне, Ходам», — дип аңлатты ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук, шигырьнең алтынчы юлы «Балалар күңеле»нең беренче басмасында «Кечкенәдән тышка чыккан шатлыгым, кайгым минем» дип, ә «Халык әдәбияты»нда «Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем» дип бирелгән булган.

Аның әйтүенчә, Мәҗмугаи әсәрләр «Җитди шигырьләр», «Көлке вә һөҗү кыйсеме», «Балалар кыйсеме» дигән өч өлешкә бүленеп урнаштырылган. Әмма бүленешне үзенчәлекле колонтитулга таянып санасак, җиде булып чыга. Өчесеннән тыш: «Шүрәле», «Халык моңнары», яңадан «Балалар кыйсеме», «Нәсер кыйсеме» дип аталган.

«Шагыйрьнең „Көз“ шигырендә шактый үзгәрешләр булуы күзәтелә. Әсәрне мәҗмугага урнаштырганда, аның уртадан һәм соңыннан ике дүртьюллыгы төшереп калдырыла. Шулай ук „татар башы кеби кыр“ гыйбарәсе „фәкыйрь калды кысыр кыр“ юллары белән алыштырыла», — дип сөйләде ул.

Мәҗмуганың тагын бер кыйммәте – биредә Габдулла Тукай автограф факсимилелары бирелүендә. Җыентыкта шагыйрьнең “Исемдә”, “Васыятем”, “Тәфсирме? Тәрҗемәме?” шигырьләре кулъязмаларының фотокүчермәләре кертелә.

Текстларда фонетик үзенчәлекләр игътибарга лаек. Бу күбесенчә [җ] һәм [й] авазларының кулланылышында күренә. 1914 елдагы басмада бүгенге көн татар әдәби теле вариантлары очрый. Мәҗмугада борын авазларына беткән сүзләрнең күплек саны кушымчалары –лар/ -ләр буларак бирелсә дә, киң катлау укучыга аңлаешлырак булсын өчен, әлеге басмада, бүгенге фонетик кагыйдәләргә буйсынып, -нар/ -нәр буларак кулланылды.

2021 елның ахырында Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» — шагыйрьнең 1914 һәм 1918 елларда Казанда нәшер ителгән, ә 1933 елда Токиода басылып чыккан китабының бүгенге татар алфавитындагы, ягъни кириллицадагы беренче басмасы. Китапта, Габдулла Тукай билгеләп узганча, «халкына калдырырга теләгән әсәрләре» генә тупланган.

«Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре»нең идея авторы, төзүчесе, кереш сүз, искәрмәләр һәм аңлатмалар авторы — Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100