news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музей: Тукайның «Мәҗмугаи асаре» үткән гасыр башында бер сыер бәясе торган

XX гасыр башында бер сыер 5 сум тирәсе торган.

Милли музей: Тукайның «Мәҗмугаи асаре» үткән гасыр башында бер сыер бәясе торган
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай әдәби музеенда «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабын тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Татарстан Милли музее өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина әйтүенчә, XX гасыр башында әлеге китап бер сыер бәясе торган.

«5-10 сум — сыер бәясе дә шул бәя булган. Ул заманда китап кыйбат торган. Бу китап Советлар союзында бер тапкыр да нәшер ителмәгән. Димәк, каршылыклар булмый калмаган», — диде Рәмзия Абзалина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Чагыштыру өчен: бушлай белдерүләр сайтында савым сыеры хәзерге вакытта 70-80 мең сум тирәсе тора.

2021 елның ахырында Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» — шагыйрьнең 1914 һәм 1918 елларда Казанда нәшер ителгән, ә 1933 елда Токиода басылып чыккан китабының бүгенге татар алфавитындагы, ягъни кириллицадагы беренче басмасы. Китапта, Габдулла Тукай билгеләп узганча, «халкына калдырырга теләгән әсәрләре» генә тупланган.



Галерея: Габдулла Тукайның «Мәҗмугаи асаре» китабын тәкъдим итүдән фоторепортаж

Басма кереш мәкаләдән, 1914 елгы китапның үзгәрешсез кириллицага күчерелгән вариантыннан, аңлатмалар һәм искәрмәләр өлешеннән гыйбарәт.

Кереш өлешендә Тукайның китапны әзерләү тарихы, бу хакта чордашларының истәлекләре, ХХ гасыр башы газеталарында әлеге җыентык турындагы реклама текстлары, берничә төрле сыйфат белән әзерләнеп төрле бәядән сатылу тарихы, беренче иллюстрацияләр, фотолар һ.б. хакында кызыклы мәгълүматлар тәкъдим ителә.

«Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре»нең идея авторы, төзүчесе, кереш сүз, искәрмәләр һәм аңлатмалар авторы — Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100