news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районындагы янгында һәлак булган җиденче кешенең мәете табылган, анысы да – бала

Татарстанның Тукай районында шәхси йорт янган урында һәлак булган җиденче кешенең мәетен тапканнар. Ул – балигъ булмаган бала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шул рәвешле, Сәет авылындагы янгында һәлак булучылар саны җидегә җитте, шуларның дүртесе – балалар.

«Татар-информ» агентлыгы Сәет авылында янкормалы бер катлы агач йортта янгын чыгуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Янгынның гомуми мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән.

Ачыкланган мәгълүматлар буенча, йортта 8 кеше (шуларның дүртесе – балалар) яшәгән. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, гаилә имин түгел.

Агентлыкка билгеле булганча, янгыннан урамга чыгып котылган балаларның әнисенә – 29 яшь.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100