Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Тукай районында шәхси йортта чыккан янгында өч кешенең гомере өзелгән
Бүген 112 бердәм номерына Татарстанның Тукай районында шәхси торак йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Урынга килгәч, янгын сүндерүчеләр Сәет авылында янкормалы бер катлы агач йортта янгын чыгуын ачыклаган. Янгынның гомуми мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән. Аны сүндерүгә 43 кеше һәм 17 берәмлек техника җәлеп ителгән.
14.05 сәгатьтә янгынның башка биналарга күчүенә чик куйганнар, 14.15 сәгатьтә тулысынча сүндергәннәр. Янгында өч кеше һәлак булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз