news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында янгында һәлак булган гаиләне соңгы юлга озаттылар

Тукай районында янгында һәлак булган гаиләне соңгы юлга озаттылар
Гөлназ Хәбибуллина фотолары

Бүген Тукай районы Сәет авылында 18 июнь көнне чыккан янгын корбаннарын соңгы юлга озаттылар.

Авыл зираты янында узган хушлашу мәрасименә авыл халкы, тирә-күрше авыллардан килүчеләр, Тукай районы җитәкчелеге, мөхтәсибәт вәкилләре җыелды. Якыннары белән бәхилләшергә әлеге гаиләдән янгында исән калган бердәнбер кеше Эльмира Гарданованы да алып килделәр. Хушлашуда аның әтисе, ерак туганнары, ире Айнур Гардановның бертуганнары да бар иде.

Матәм чарасында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев әлеге бөтен республика халкын тетрәндерерлек фаҗигадә сабыйлар гомере өзелү аеруча кызганыч булуын әйтте.

«Соңгы юлга озытылучы кешеләребезнең дүртесе әле яңа гына аякка басып, дөньяны таный башлаган сабыйлар. Моның өчен без барыбыз да гаепле. Бу өлкәннәрнең карап бетермәү нәтиҗәсе. Башка мондый фаҗигалар булмасын иде. Дөньяга килгән балаларыбызның сабыйлыкны үтеп, өлкәнәеп, үзләре тормыш корып, балалар үстереп яшәгәнен күрүдән дә шатлыклы әйбер юк», - диде ул.

Фаил Камаев ялгыз калган Эльмира Гарданова һәм аның һәлак булган ире Айнур Гардановларның эчү белән мавыкмыйча, үз тырышлыклары белән яшәгән гаилә булуын билгеләп үтте.

«Икесе дә «Ирек» хуҗалыгында эшләп, гаилә алып барып, керем кертеп яшәгән кешеләр. Тормышта кеше сөртенми генә тормый. Андый чаклары да булды. Ул вакытта район хакимияте дә, хуҗалык җитәкчелеге дә, авылдашлары да ярдәмгә килделәр, бергәләп проблемалары хәл ителде», - диде ул.

Район җитәкчелеге кайгы килгән гаиләгә алга таба да ярдәм күрсәтәчәк.

Мәрхүмнәргә җиде җеназа намазын районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов укыды.

Фаҗига корбаннары барысы да Сәет авылы зиратында гүргә иңдерелде.

«Татар-информ» Тукай районы Сәет авылында чыккан янгын турында хәбәр иткән иде. Анда 51 яшьлек Гүзәлия Гайнетдинова, аның 30 яшьлек улы Илмир Гайнетдинов, 32 яшьлек кияве Айнур Гарданов һәм аның 10, 9, 7, 4 яшьлек балаларының гомере өзелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100