Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында янгын чыккан йортта янгын турында хәбәр итү җайланмасы куелган булган
Татарстанның Тукай районында җиде кешенең (шуларның дүртесе – балалар) гомерен өзгән янгынның нечкәлекләре билгеле булды.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2021 елда әлеге йортка янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштырылган. 2022 елның ноябрендә аларның туендыру элементлары алыштырылган, 2023 елның февралендә исә эшлиме-юкмы икәнлеген тикшергәннәр – алар төзек булып чыккан.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстанның Тукай районы Сәет авылында бер катлы агач йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны җиде кешегә (шуларның дүртесе – балалар) җитүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Янгынның гомуми мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән. Йортта барлыгы 8 кеше (шуларның дүртесе – балалар) яшәгән. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, гаилә имин булмаган.
Агентлыкка билгеле булганча, янгыннан урамга чыгып котылган балаларның әнисенә – 29 яшь.
Хәзер янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз