news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай премиясе кандидаты Барыкин: Православие темасына фильмны мөселманнар уңай бәяләде

«Россия тематикасы белән бәйле рус режиссерының Тукай премиясенә дәгъва кылуы гадәти күренеш түгеллеген аңлыйм», - диде режиссер.

Тукай премиясе кандидаты Барыкин: Православие темасына фильмны мөселманнар уңай бәяләде
Салават Камалетдинов

«Заступница», «Осанна», «Святитель» фильмнары өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясенә дәгъва кылган режиссер, сценарист Алексей Барыкин әйтүенчә, фильмнар турында татарлар, мөселман динен тотучылар уңай фикерләр әйткән.

Кинематография берлеге һәм Казан дәүләт мәдәният институты минем ун ел элек төшергән фильмнарны әлеге премиягә тәкъдим итте. Фильмнар Россия тарихы, Казан Изге Ана иконасы, безнең соборны яңадан торгызу белән бәйле. Фильм Россия буенча прокатка чыкты. Анда танылган Россия артистлары төште: Ирина Купченко, Дмитрий Дюжев, Дмитрий Певцов, Екатерина Гусева һ.б», - диде ул Тукай премиясе кандидатлары белән очрашуда.

Фильм күптөрле бәйге-фестивальләрдә җиңгән. «Россия тематикасы белән бәйле рус режиссерының Тукай премиясенә дәгъва кылуы гадәти күренеш түгеллеген аңлыйм. Шулай да, фильм Татарстан белән бәйле, аны Татарстан белгечләре төшерде. Ничек кабул итәрләр – белмим. Фильмнар интернетта бар, карарга киңәш итәм», - диде Алексей Барыкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100