news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай музееның беренче директоры Госман Хәбибуллинның хатыны: Ул бик күп хезмәт куйды

Тукай музееның беренче директоры Госман Хәбибуллинның хатыны: Ул бик күп хезмәт куйды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай әдәби музееның беренче директоры Госман Хәбибуллинның хатыны Рәмзия Хәбибуллина «Тукай фәне: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге» түгәрәк өстәлендә ире турында истәлекләр сөйләде.

«Госманны музейга директор итеп билгеләгәннән соң, ул бөтен җаны-тәне белән оештыру эшләрендә катнашты, бик күп хезмәт куйды. Башка шәһәрләргә барып материаллар җыйды. Телевизор, радиодан Габдулла Тукай турында сөйләсәләр, аның янында мин һәрвакытта Госманны күрә идем. Госман – Тукай, Тукай – Госман... Аның шулай иртә китеп баруы гаиләбез, аның танышлары, белгән кешеләре өчен зур югалту булды. Урыны җәннәттә булсын», - диде ул Габдулла Тукай әдәби музеенда.

Ул музейның эшчәнлеген уңышлы дәвам итүләрен билгеләп үтте. «Музейның киләчәге дә шулай булсын. Татар телебез юкка чыкмый, дәвам итә, Аллаһка шөкер. Рәхәтләнеп авыз күтәреп сөйләшә белә торган яшьләр дә бар. Язучылар, шагыйрьләр – эшләрегез һәркайсыгызның дәвамлы булсын, гомерле булсын, киләчәктә нәселегезне дәвам итүчеләр булсын», - дигән теләген әйтте.

Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова Госман Әкрам улының истәлеген саклаган өчен, музей белән элемтәләрне өзмәгән өчен рәхмәт белдерде. «Госман абыйның эшләре татар тарихында, музей тарихында аерым бер сәхифә. Госман Хәбибуллинның эше дәвам итә, Тукай фәне дә дәвам итә», - диде ул.

  • Госман Әкрам улы Хәбибуллин – 1950 елның 10 июнендә Теләче районы Олы Саурыш авылында авыл советы хезмәткәрләре гаиләсендә туган. Олы Саурыш сигезьеллык (1965), Караширмә урта (1967) мәктәпләрен тәмамлаган. 1967―1972 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала. 1972―1973 елларда Арча (хәзерге Әтнә) районы Олы Әтнә авылында тарих укытучысы булып эшли.

    1973―1976 елларда ― Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр, шунда ук аспирантурада укый. Аспирантураны тәмамлагач, Галимҗан Ибраһимов исемендәге институтның гыйльми сәркатибе булып эшли. 1979―1985 елларда Казан дәүләт университетының тарих факультетында ассистент (1979―1983), соңрак өлкән укытучы (1983―1985) булып эшли, СССР тарихын һәм ТАССР тарихын укыта.

    1985 елның 30 сентябреннән – Татарстан АССР дәүләт музеенда бүлек мөдире. 1986 елның 1 апреленнән Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеена директор итеп билгеләнә һәм гомеренең соңгы көненә ― 1992 елның 7 декабренә кадәр – гомере өзелгәнчегә кадәр шунда эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100