news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: Тукай музееның беренче директоры Госман ага арабыздан вакытсыз китте

Ркаил Зәйдулла: Тукай музееның беренче директоры Госман ага арабыздан вакытсыз китте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Габдулла Тукай әдәби музееның беренче директоры Госман Хәбибуллинны искә алды.

«Кызганыч, арабыздан бик вакытсыз китеп барды. Трамвайда барганда йөрәге тотып вафат булды, дип сөйләделәр. Бик зур югалту иде ул. Татар тарихчысы буларак ачышлар ясамыйча калды. Исән булса, зур хезмәтләр язып, Миркасыйм Госманов дәрәҗәсенә ирешкән булыр иде», - диде ул «Тукай фәне: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге» түгәрәк өстәлендә Габдулла Тукай әдәби музеенда.

Аның әйтүенчә, ничә яшьтә булуыңа карамастан, Тукай музеена килгәч үзеңә көч, дәрт алып китәсең. «Музейның беренче директоры Госман абыйны бик яхшы хәтерлим, чөнки ул университетта Татарстан тарихын укытты. Әле дә хәтердә: аны безнең төркемгә Миркасыйм абый Госманов алып кереп тәкъдим иткән иде. Ул безне ярты ел укытты», - диде Ркаил Зәйдулла.

«Совет чоры булуга карамастан, милләт тарихы, халкыбызның өлкән улы Габдулла Тукай турында да сөйләде, шулкадәр фидакяр кеше иде. Ул вакытта дәреслекләрдә, махсус әдәбиятта укылмаган фактларны безгә җиткерә белде. Укытучылар шактый күп укытты, ләкин Госман абый Хәбибуллин якты шәхес булып истә калган. Тукай музее директоры итеп билгеләнгәч, музейда да очрашкан чаклар булды», - дип искә алды Язучылар берлеге рәисе.

Ркаил Зәйдулла Тукай музееның әдәби сәхифәләре күңелендә якты эз булып калуын әйтте. «Димәк, биредә Тукайның рухы дәвам итә. Музей, әлбәттә, Тукайның рухын саклый: истәлекләре дә, аның фотолары да бар, шәхси әйберләре дә бар. Тукай музее халык өчен, әдәбият өчен зур нәрсә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100