news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туганнары Хәния Фәрхигә туган ягында куелган һәйкәлне тәнкыйтьләмәүне сорый

Туганнары Хәния Фәрхигә туган ягында куелган һәйкәлне тәнкыйтьләмәүне сорый
"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы, https://www.bashinform.ru/

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина җырчыга туган ягында – Башкортстанның Югары Тәтешле авылында куелган һәйкәлне тәнкыйтьләмәүне сорады.

«Мин һәйкәлне бик яратып кабул иттем. Начар комментарийлар мине бик борчый, үзәгем өзелә. Кешенең күрмәгән килеш нидер язып ятуына бик ачуым килә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Күренекле татар җырчысы Хәния Фәрхигә һәйкәл аның туган көнендә - 30 августта ачылды. Шул ук көнне җырчы истәлегенә «Онытылыр димә...» бәйгесенең финалы узды.

Һәйкәлнең авторлары – Уфа скульпторлары аталы-уллы Халит һәм Тимур Галиуллиннар. Халит Галиуллин Уфада күп кенә арт-объектлар авторы буларак билгеле. Тәтешле халкы аны Яңавылда туып-үскән күренекле опера җырчысы Радик Гәрәевка һәйкәл ясаучы буларак та белә.

Социаль челтәрләрдә һәйкәл турында тәнкыйть фикерләре дә байтак булды. Фирүзә Ибәтуллина әйтүенчә, халык һәйкәлне яратып кабул иткән, аның яныннан кеше өзелми.

Ноябрь аенда Югары Тәтешледә Хәния Фәрхи музее ачылды. Ул Тәтешле Туган як музееның бер экспозиция залын тәшкил итә. Фирүзә Ибәтуллина хәзер шушы музейда экскурсовод булып эшли.

«Халык музейга да күп килә. «Музее да Хәния кебек нурлы булган», диләр. «Монда Хания апаның матрулыгы, ихласлыгы күчкән», диләр. Балаларга кадәр елап чыгып китә», - ди.

  • Язма тулысы белән «Интертат» сайтында чыгачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100