news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фән Вәлиәхмәтов: Хәния Фәрхигә хәзер дога гына кирәк, әмма һәйкәл дә матур күренеш

Фән Вәлиәхмәтов: Хәния Фәрхигә хәзер дога гына кирәк, әмма һәйкәл дә матур күренеш
"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы, https://www.bashinform.ru/

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең һәйкәле Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында ачылган. Ул район мәдәният йортына юл аша гына урнашкан.

Хәния Фәрхинең туган ягында җырчыга ачылган һәйкәлнең сыйфатына карата төрле фикерләр булса да, җырчыны искә ала торган матур урын булачак, дип саный танылган җырчы Фән Вәлиәхмәтов.

«Аның үзенә хәзер догадан башка бернәрсә дә кирәкми. Әмма һәйкәл искә алуның бер юлы инде, ясап куйганнар. Туганнары тырышкан дип мактарга гына кирәк», – диде тантанада катнашкан җырчы.

Фән Вәлиәхмәтов киләчәктә һәйкәл тирәсенең яшеллеккә төренгән матур урын буласына ышана. «Туган ягыңда бәяләнү бик матур күренеш. Бу исәннәргә кирәк. Мин әле безгә киләчәктә андый һәйкәлләрне кем куяр микән дип тә шаярттым», ди ул.

«Районның туган як музеенда Хәния Фәрхи иҗатына багышланган бүлмә дә бар, аны да карап чыктык, бик матур итеп ясалган»,-  дип дәвам итә Фән Вәлиәхмәтов.

Һәйкәл Хәния Фәрхинең туган көнендә ачылган. «Башинформ» агентлыгы һәйкәл авторының скульптор Халит Галиуллин булуын хәбәр итә.

Җырчының туган көнендә туры китереп Югары Тәтешле авылында «Онытылыр димә...» дип аталган татар һәм башкорт җырлары бәйгесе дә оештырылган. Катнашучылар һәвәскәрләр һәм профессионаллар номинацияләренә бүленеп, Хәния Фәрхи репертуарыннан җырлар башкарган.

Бәйгенең жюри рәисе - Айдар Галимов, жюри әгъзалары арасында Фән Вәлиәхмәтов, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар бар. «Конкурс матур гына үтте. Бәйгенең финалына чыгучылар Хәния Фәрхинең вафат булган көнендә Казанда чыгыш ясаячаклар», - диде Фән Вәлиәхмәтов.

  • Бәйгене оештыручылар – Башкортстан мәдәният министрлыгы, Тәтешле районы администрациясе, Хәния Фәрхи исемендәге концерт агентлыгы.
  • Бәйгегә Россия регионнарыннан – Төмән, Свердловск, Оренбург, Омск өлкәләреннән, Пермь краеннан, Башкортстан һәм Татарстан Республикаларыннан 123 гариза кергән.
  • Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, танылган татар эстрадасы җырчысы Хәния Фәрхи Башкортстанның Тәтешле районында1960 елның 30 маенда туган. 2017 елның 27 июлендә 57 яшендә туган авылында вафат булды. Казанның Яңа татар бистәсендә җирләнгән.
  • Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында Хәния Фәрхи исемен йөрткән урам бар.
  • Халит Галиуллин – Башкортстанның танылган скульпторы. Уфада ул иҗат икән һәйкәлләр һәм парклардагы арт-объектлар күп. Аның сыйфатына карата тәнкыйть фикерләре дә аз түгел.
  • Социаль челтәрләрдә һәйкәлнең тышкы күренешенә карата ризасызлык белдерелгән фикерләр байтак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100