news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туган якны өйрәнүче Фәргат Әхмәтшин: Япанча авылы исемен тарихка кайтарырга кирәк

«Безнең авылның исемен Казан ханлыгының гаскәр башлыгы Япанча бигә бәйлиләр. Бу мәшһүр шәхес турында бүген бик аз беләбез», - ди ул.

Туган якны өйрәнүче Фәргат Әхмәтшин: Япанча авылы исемен тарихка кайтарырга кирәк
Михаил Захаров

Туган якны өйрәнүче Фәргат Әхмәтшин Лаеш районы Япанча авылы исемен тарихка кайтару турында «Без - Кубрат хан оныклары» дигән китап чыгарган. Анда ул Япанча бәкнең исемен мәңгеләштерү, мемориаль стела кую кебек сорауларны күтәргән.

«Безнең авылның исемен Казан ханлыгының гаскәр башлыгы Япанча бигә бәйлиләр. Авылыбызда Япанча бинең утары, биләмәсе булган, Лаеш ягында ханлыкның атлы гаскәре тотылган, дип исәпли галимебез Марсель Әхмәтҗанов. Бу мәшһүр шәхес турында бүген бик аз беләбез. Япанча бәкнең өчен кемгә генә мөрәҗәгать итмәдем. Кызганыч, бернинди үзгәреш юк», - дип сөйләде ул Бөтендөнья татар конгрессында матбугат очрашуында.

Фәргат Әхмәтшин пенсиягә чыккач, нәсел тарихын өйрәнә башлаган. Казанда сакланган документлар буенча әтисе һәм әнисе ягыннан шактый күп буынны ачыклаган. «Әле тагын эзләнергә исәп бар. Кызганыч, Мишә елгасы тамагына урнашкан туган җирем - Лаеш районындагы Япанча авылы, 1955 - 1957 елларда Куйбышев сусаклагычын корганда су астында калган», - диде ул.

«Башкалабыз архивларында байтак кына утырсам да, Япанча би турында әлләни мәгълүмат таба алмадым. Лаеш районында гына түгел, Әтнә һәм Кайбыч районнарында да Япанчага бәйле урыннар бар. Монда бер үк шәхес турында сүз барамы, анда да ханлыкның атлы гаскәрләре тотылганмы, әллә Япанчы би ыруына бәйле кешеләр яшәгәнме - шуны ачыклыйсы иде», - диде туган якны өйрәнүче.

Фәргат Әхмәтшин Россия дәүләт борынгы актлар архивында мәгълүматлар булырга мөмкин дип фаразлый. «Япанча авылын гына түгел, аның янәшәсендәге Ханкирмән, Ташкирмән, Табай (Атабай) авыллары, Калатау (ул ныгытма кирмән вазифасын үтәгән) тарихын да өйрәнергә кирәк. Шушы юнәлештә эзләнәсе бар әле», - ди ул.

«Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның исемлеге ачыкланган дип уйлыйм идем. Рәсми документлар буенча Япанча авылына бары 9 кеше генә сугыштан кайткан диелә. Исемлек буталып беткән. Исән кешеләр үлгәннәр исемлегенә кертелгән яки киресенчә. 94 яшьлек Хәдичә апа белән эзләнеп, исән кайтучыларның 72 кеше икәнен белдек. Бүген су астында калган Байчуга, Чулпан, Агайбаш авыллары буенча хәлләр тагын да аянычрак. Аларның исемлекләре беркайда да юк», - ди туган якны өйрәнүче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100