news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Харис Салихҗанов Балтач төбәге халыкларының нигезләнү тарихына багышланган китап язган

«Чутай малайлары» дигән китапта Чутай авылына нигез салучы кеше, авыл тарихы, шәхесләре турында бәян ителгән.

Харис Салихҗанов Балтач төбәге халыкларының нигезләнү тарихына багышланган китап язган
Михаил Захаров

«Хәтер» мәчете имам-хатыйбы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Габдулла Тукай премиясе иясе Харис Салихҗанов Балтач төбәгендә халыкларның һәм диннәрнең нигезләнүенең тарихын тасвирлаган «Чутай бабай малайлары» дигән китабын тәкъдим итте.

«Чутай авылы Балтач районында урнашкан. Чутай кайдан чыккан, кем, дигән сорау туды. Болгар җирендә Бакый, Чутый, Чутай дигән исемле кешеләр яшәгән. Болгар дәүләте җимерелеп, Чутай исемле ике болгар кешесе көймәгә утыра һәм Идел буйлап йөзеп килеп, хәзерге авылга нигез салган дигән тарих бар», - дип сөйләде ул Бөтендөнья татар конгрессында матбугат очрашуында.

Аның әйтүенә, Чутай дигән кеше үзенең яшәешен дәвам итү өчен хәзерге авыл урынында өй сала. «Авыл янында биек тау урнашкан булган. Түбәсендә – акбур, итәгендә чишмәләр аккан», - дип бәян итте ул авыл тарихын.

Харис Салихҗанов Бөек Ватан сугышы еллары вакыйгасын да искә алды. Сугыш башланганда аңа 14 яшь булган. «1941 елда фашист безнең илгә һөҗүм иткәндә мин бишенче сыйныфны гына тәмамлаган идем. Күп гаиләләрдә сугышка китәсе егетләрнең саны бихисап иде. Бөтен халык сугыш башланганга тынып калды. Безнең авылга сугышка китәргә җиде кешегә чакыру килде. Ул авыл егетләре, абзыйлары иде», - дип искә алды ул.

«Ул абзыйлар клубта сәхнәдә ярым әйләнә булып утырган иде. Залга галстуклар таккан пионерлар, октябрятлар байраклар болгап, сәхнәгә менде. Һәр бала үзенең абыйсы, бабасы, әтисе янына басты. «Әти, син Германны җиңеп кайт», - диделәр. Пионерлар шундый матур сүзләр, нәсихәтләр әйттеләр. Сугыш елларында барлыгы 226 кеше сугышка китте. 107се сугыш кырларында ятып калды. Болар хакында да китапта тәфсилләп язылган», - диде ул.

Фоторепортаж: Михаил Захаров
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100