news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада үтүче «Каз өмәсе» фестиваленә 5 ел тула

Түбән Камада үтүче «Каз өмәсе» фестиваленә 5 ел тула
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Түбән Камада узучы «Каз өмәсе» этнофестивален оештыра башлауга киләсе елда 5 ел тулачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Гөлназ Арсланова хәбәр итте.

«Безнең теләк – фестивальнең озын гомерле булуы. Колмакчы авылы халкы аны рәхәтләнеп, чын күңелдән үзе теләп үткәрә. Әлеге фестиваль турында әйткәндә, бу авыл халкының күзләре балкып тора. Минем уйлавымча, алар киләчәктә дә тукталып калмас. Шәһәр хакимияте, җитәкчеләр дә һәръяклап безнең бу этнофестивальне күтәргәндә, ярдәм итеп торганда, һичшиксез дәвам итәргә кирәк, дигән фикердәмен. Без киләсе елда Түбән Камадагы «Каз өмәсе» фестиваленең 5 еллык кечкенә юбилеен билгеләргә җыенабыз. Һәм бүгенге көндә бу җәһәттән ил һәм республика күләмендә дә теләкләр, идеяләребез бар», – дип белдерде ул.

Түбән Кама шәһәре вице-мэры Марина Камелина журналистларның сорауларына җавап биргәндә, Колмакчы авылы турында да сөйләп алды.

«Колмакчы турында сөйләгәндә, аның уникальлеге тагын ниләрдән гыйбарәт соң? Анда Бөек Ватан сугышы ветераны, Түбән Кама районының мактаулы шәхесе Мирсаяф Камалов яши. Аңа күптән түгел генә 101 яшь тулды. Һәм «Каз өмәсе» бәйрәме көнендә, ветераныбызның саулыгы әйбәт кенә булса, мәртәбәле кунакларыбыз аның хәлен белешәчәк. Ул балалары тәрбиясендә авыл җирендә гомер итә, традицияләрне саклаучы уникаль гаилә. Шулай ук авылда 100 яшьлек Асия Файзутдинова бар. Аның гаиләсе – 4 буын бергәләп матур итеп яшәүнең үрнәге», – дип ассызыклап үтте ул.

Ул шулай ук Түбән Камада соңгы җанисәп нәтиҗәләре буенча 70тән артык милләт вәкиле яшәвен, 16 милли-мәдәни автономия үз эшен алып баруын әйтеп китте. Камелина сүзләренчә, һәр халык үзләренең милли бәйрәмен үткәрә һәм моңа муниципаль программа нигезендә 100 мең сумлык грант та ярдәм итүен билгеләде.

  • Оештыручылар әйтүенчә, былтыр «Каз өмәсе» фестивале 400ләп кешене җыйган. Ләкин быел халык саны икеләтә яки өчләтә күбрәк булуына өметләнәләр. Бүгенге көндә этнофестивальгә Уфа, Әлмәт, Кукмара һәм Яңа Чишмә якларыннан катнашучылар киләчәк икәне билгеле. Бәйрәмдә балалар өчен дә аерым мәйданчык эшләячәк.
Фоторепортаж: Рамил Гали
news_right_1
news_right_2
news_bot