Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Каз өмәсе» этнофестиваленең ни өчен Түбән Каманың Колмакчы авылында үтүен аңлаттылар
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Түбән Каманың Колмакчы авылында узачак «Каз өмәсе» этномәдәни фестивален оештыруга багышланган матбугат конференциясе булды. Ни өчен Колмакчы авылы сайланганы хакында этнофестивальнең оештыручысы, Түбән Каманың үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Гөлназ Арсланова аңлатты.
«Бездә зурлап республика күләмендә уздырылган «Авылым җәүһәрләре» конкурсы тукталып калмаска этәрде. Түбән Кама ягы – тарихи һәм мәдәни кыйммәтләргә бай төбәк. Ни өчен «Каз өмәсе» фестивале Колмакчы авылында уздырыла соң? Шушы җирлеккә игътибар кирәк, дип уйлыбыз. Беренчедән, ул борынгы авылларыбызның берсе. Икенчедән, ул бик гүзәл табигать кочагында урнашкан. Куе урманнары, таулары һәм чишмәләре – хәтта ки шәһәр халкын җәлеп итә. Монда 300гә якын кеше дус-тату итеп яши. Кешене урын бизәми, кеше урынны бизи, дигән әйтем бар. Бу колмакчылыларга да бик хас», – дип сөйләде ул.

Спикер фестивальгә әзерлек май аеннан ук башлануын белдерде.
«Каз өмәсе» фестиваленә әзерлекне Колмакчыда яшәүчеләр күмәкләшеп, бердәм рухта май аенда ук башлап җибәрделәр. Биредә, әлбәттә, авыл җанлы, туган җирләрен ташламаучы якташлар яши. Менә шушы авылның булдыклы егете Марат Гобәев турында да әйтмичә булмый. Һәрбер авылда шулай «авылым яшәсен, гөрләсен» дип торган кешеләр булганда зур-зур чараларны һәм фестивальләрне үткәрергә җиңел», – диде ул.

Арсланова агымдагы елдан фестивальнең форматы һәм масштабы да үзгәрүен билгеләп үтте. Фестиваль быелдан урам форматында узачак. Чара барышында төрле мәйданчыклар эшләячәк. Авыл хатын-кызлары каз йолку, каз канатлары ясауларны күрсәтеп үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз