news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың Колмакчы авылында «Каз өмәсе» этнофестивале үткәреләчәк

Түбән Каманың Колмакчы авылында «Каз өмәсе» этнофестивале үткәреләчәк
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

22 ноябрь көнне Түбән Каманың Колмакчы авылында «Каз өмәсе» этнофестивале үтәчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

«Түбән Кама ягын күпчелек халык сәнәгать тармагыннан белсә дә, монда этномәдәни үзенчәлекләрне саклау өчен күп эшләр башкарыла. Быел Түбән Кама районы оештырылуга 60 ел тулды. Бездә 15 авыр җирлеге, Кама Аланы шәһәр тибындагы бистә бар. Безнең яклар һәрвакыт күпмилләтле булды. Каз өмәсе – борынгыдан килгән традиция. Бүгенге көндә ул гореф-гадәтләребезне саклау ягыннан да, икътисади яктан да әһәмиятле булып кала», – дип белдерде Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина.

«Каз өмәсе» фестивален Түбән Каманың «Һәвәскәр әдәби берләшмәләр үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, «Жемчужина НК / Түбән Кама җәүһәрләре» иҗтимагый оешмасы, үзәкләштерелгән китапханә системасы һәм җирлектән чыккан меценатлар оештыруы билгеле.

«Гомумән, Түбән Кама төрледән-төрле фестивальләрне еш кына оештырып тора. «Каз өмәсе фестивале биредә 4нче мәртәбә үтә һәм ул республикакүләм масштабка чыкты. Каз өмәсе – халыкның мәдәни мирасын популярлаштырган гореф-гадәт», – диде Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова.

Шулай ук Мифтахова, «Каз өмәсе» республиканың этнофестивальләр картасына кертеләчәген дә ассызыклады.

  • Колмакчы авылы – Түбән Кама районында 1680 елдан бирле билгеле булган һәм Чистай һәм Яңа Чишмә районнары чигендә урнашкан. Авыл халкы составы буенча күпмилләтле. Анда татарлар, керәшеннәр, руслар һәм чувашлар яши. Авылда дустанә атмосфера, үзара ярдәмләшү, кунакчыллык, толерант мөнәсәбәт, бер командада эшли белү авыл халкының аермалы сыйфатлары булып тора, диләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot