news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама сәнәгать зонасындагы цехта янгынны сүндереп бетергәннәр

17.50 сәгатьтә Түбән Кама сәнәгать зонасында каучук бүлеп чыгару цехындагы янгынны сүндерделәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Агентлык хәбәр иткәнчә, Түбән Кама сәнәгать зонасында каучук бүлеп чыгару цехында янгын чыккан иде. «Түбән Кама Нефтехим» вәкиле мәгълүматы буенча, янгын мәйданы берничә йөз квадрат метрга җиткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot