news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама цехында янгын мәйданы берничә йөз квадрат метрга җиткән

Түбән Кама сәнәгать зонасында каучук бүлеп чыгару цехындагы янгын мәйданы берничә йөз квадрат метрга җитте. Бу хакта «Түбән Кама Нефтехим» вәкиле хәбәр итә.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, коткаручылар 16.04 сәгатьтә янгынны локазализацияләгән.

Янгын 5000 квадрат метр мәйданлы бинада чыккан, махсус хезмәтләр предприятиенең янгын хезмәте белән сүндерү эшен дәвам итә. Янгын зыян китергән мәйданның төгәл үлчәме ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot