news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Үзәк сайлау комиссиясе төзәтмәләр буенча тавыш бирү вакытында 13 шикаятьне карады

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча вакытыннан алда тавыш бирү атнасы дәвамында бюллетеньнәр әрҗәсендә пломба өзелү очрагы теркәлгән.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе төзәтмәләр буенча тавыш бирү вакытында 13 шикаятьне карады
Рамиль Гали

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). ТР Үзәк сайлау комиссиясендә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү вакытында хокук бозуларга карата 13 шикаять кабул ителде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Бүгенге көндә 13 шалтырату һәм мөрәҗәгать кабул ителде, аларны тискәре дип бәяләргә мөмкин. Алар барысы да каралды», - диде Кондратьев.

Бер очрак Яңа Савин районында булган. Гражданнар тартмаларның берсендә пломба булмавына игътибар иткән.

«Шунда ук чаралар күрдек, урнадагы бюллетеньнәрне сейф-пакетка салдык. Бүген комиссия бу уңайдан карар кабул итәчәк. Без бу хәлне катгый контрольдә тотабыз», - диде спикер.

Элегрәк ведомство сайлау участокларында закон бозулар буенча гражданнарның 11 мөрәҗәгате турында хәбәр иткән иде. ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы сүзләренә караганда, килүче хәвефле сигналларның күпчелеге тикшерү барышында фейклар булып чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100