news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Андрей Кондратьев: «Бу тавыш бирүнең тарих китабына кереп калуына шикләнмим»

Участокларда күрелгән саклагыч чаралар Россиядә беренче тапкыр кулланылган.

 Андрей Кондратьев: «Бу тавыш бирүнең тарих китабына кереп калуына шикләнмим»
Рамиль Гали

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең тарих китапларына кереп калачагына шикләнмәвен әйтте.

«Бу тавыш бирүнең тарих китабына кереп калуына шикләнмим. Участокларда күрелгән саклагыч чаралар Россиядә беренче тапкыр кулланылды. Бездә шәхси саклану чараларының 10 процентлы запасы бар. Без берничә сәгать дәвамында бу запасны республиканың теләсә кайсы участогына күчерә алабыз. Бу 10 процентлы запас һәр районда бар, алар районның үзәк даруханәсендә саклана», — диде Андрей Кондратьев.

news_right_1
news_right_2
news_bot