news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе кайнар элемтәгә сайлау буенча сораулар күп килүен әйтте

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе кайнар элемтәгә сайлау буенча сораулар күп килүен әйтте
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Россия Президентын сайлауларның беренче көнендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе кайнар элемтәсе 800 дән артык шалтырату кабул иткән. Бу хакта «Татмедиа»да Россия Президентын сайлауның бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

«Кичә 815 шалтырату булган. Күптән андый сан булганы юк иде. Бүген иртәнге унга кадәр кичә килгән сорауларга җавап бирдек. Торак-коммуналь хезмәтләре, транспорт, шулай ук теркәлергә өлгермәү буенча сораулар килде. Без һәр сорауга җавап бирдек, бер сорау да җавапсыз калмады. Бүген 105 шалтырату кабул иттек. Сайлаучылар кирәк булган бөтен мәгълүматны да белделәр. Кичкә бүгенге сорауларга да оператив җавап бирергә тырышабыз», – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

  • 16 март 15.00 сәгатькә Татарстан халкының 54,5 проценты – 1 миллион 596 мең 415 кеше Россия Президенты сайлауларында тавыш биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100