news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

16 март 15.00 сәгатькә Татарстан халкының 54,5 проценты сайлауларда тавыш биргән

Сайлаучылар саны 1 миллион 500 меңнән артык кешене тәшкил итә.

Россия Президентын сайлауларның икенче көне дәвам итә. 16 март 15.00 сәгатькә Татарстан халкының 54,5 проценты – 1 миллион 500 меңнән артык кеше сайлауларда тавыш биргән. Бу хакта «Татмедиа»да Россия Президентын сайлауның бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Үзем дә тавыш бирдем. Кәеф әйбәт, һава торышы шәп. Активлык бар, татарстанлылар тавыш бирә. Барысы да штат режимында дәвам итә», – дип сөйләде Андрей Кондратьев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100