news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Прокуратурасы Казанда торак йортта газ шартлаудан соң тикшерү башлады

Күзәтчелек ведомствосы биш катлы йортта газ коммуникацияләренең нинди хәлдә булуын тикшерәчәк.

ТР Прокуратурасы Казанда торак йортта газ шартлаудан соң тикшерү башлады

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). ТР Прокуратурасы Казандагы торак йортта газ шартлаудан соң тикшерү башлады. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Күзәтчелек ведомствосы Казанның биш катлы йортында газ коммуникацияләренең нинди хәлдә булуын тикшерәчәк.

Элегрәк «Татар-информ» Казанда яшәүче бер хатын-кыз үз фатирында газ шартлау аркасында зыян күрүе турында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot