Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Цифрлар министрлыгының элеккеге җитәкчесе Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе булды
ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының элеккеге башлыгы Айрат Хәйруллин штаттан тыш нигездә Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе булды. Бу сыйфатта ул республикада ясалма фәһем технологияләрен үстерү һәм кертү буенча ведомствоара комиссия составына кертелгән.
Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада ясалма фәһем технологияләрен булдыру, үстерү һәм кертү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия төзү турындагы указга кул куйды.
Яңа коллегиаль орган ясалма фәһем технологияләрен булдыру, үстерү һәм кертү өлкәсендә дәүләт сәясәтен формалаштыруга һәм гамәлгә ашыруга килешенгән алымнар эшләүне координацияләү белән шөгыльләнәчәк.
Комиссия рәисе итеп Рөстәм Миңнеханов үзе билгеләнде. Аның урынбасарлары итеп Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов билгеләнде. Җаваплы секретарь – ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз