news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Ясалма фәһемне булдыру, үстерү һәм кертү буенча ведомствоара комиссия төзеде

Миңнеханов Ясалма фәһемне булдыру, үстерү һәм кертү буенча ведомствоара комиссия төзеде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстанда Ясалма фәһем технологияләрен булдыру, үстерү һәм кертү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия төзелде. Тиешле указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Комиссия РФ Президенты Владимир Путинның ясалма фәһем технологияләрен үстерү мәсьәләләре буенча комиссия турындагы быелның 26 февралендә имзалаган указын үтәү өчен оештырылган.

Яңа коллегиаль орган ясалма фәһем технологияләрен булдыру, үстерү һәм кертү өлкәсендә дәүләт сәясәтен формалаштыруга һәм гамәлгә ашыруга килешенгән алымнар эшләүне координацияләү белән шөгыльләнәчәк.

Комиссия рәисе итеп Рөстәм Миңнеханов үзе билгеләнде. Аның урынбасарлары итеп Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов билгеләнде. Җаваплы секретарь – ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин.

Ясалма фәһем технологияләрен кертү «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot