news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиянең татар авылындагы Сабан туенда меңгә якын кеше катнашты

Төркиянең татар авылындагы Сабан туенда меңгә якын кеше катнашты
Амани Гыйльманова, Илвир Яхин

Төркиянең Искешәһәр янында Османия - Корыһөек атамалы татар авылында ел саен Сабан туе оештыралар. Быелгы бәйрәмдә меңгә якын кеше катнашты.

Кунаклар Төркиянең төрле почмакларыннан автобуслар белән оешкан рәвештә килде. Авыл халкы аларны сый-нигъмәтле өстәл белән каршы алды. Сабантуйда Казаннан да кунаклар – җырчы Алинә һәм Азат Кәримовлар, биючеләр һәм алып баручы Венера Аитова бар иде. Алып баруда Әнәс Дога төрек телендә сөйләде. Милли уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барган бәйрәм татарларны тагын да берләштерде, якынайтты, бер-берсе белән таныштырды.

«Османия авылындагы татарлар күп еллар элек күчеп килсәләр дә, татарча чиста сөйләшә, шуңа шаккаттым. Үз телен, мәдәниятен саклап калганнар. Авылның табигате, һавасы да ошады. Рәхәтләнеп җырладык, биедек, оештыручыларга рәхмәт. Барысы да ачык күңелле иде. Көнебез елмаеп, кочаклашып, танышып, җырлап үтте. Төркиядә мондый татар авыллары дүрттән артык икән. Аларга барып, 1-2 көн яшәргә, якыннан танышырга дигән хыял туды», – ди Башкортстан татары Илвир Яхин.

Анталиядә укучы студент кыз Амани Гыйльманова да бәйрәмне ошатып кайткан. «Османия авылындагы өйләрне дә карадык, кешеләр белән таныштык, тауларда йөрдек. Сабантуй яхшы оештырылган иде, бик сөенеп кайттык», – ди ул.

Бәйрәм кунаклары киләсе очрашу 18 июньдә, Анталия шәһәре Сабантуенда булачак, дип килеште.

  • Әлеге бәйрәмдә Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Наилә Җиһаншина Төркия татарларын Сабан туе бәйрәме белән котлады, дип хәбәр иткән идек.
news_right_1
news_right_2
news_bot