news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наилә Җиһаншина Төркия Сабан туена җыелган милләттәшләрне бәйрәм белән котлады

Наилә Җиһаншина Төркия Сабан туена җыелган милләттәшләрне бәйрәм белән котлады
Гүзәлия Шәфәкъ, Гөлнур Җиһаншина

Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Наилә Җиһаншина Төркия татарларын Сабан туе бәйрәме белән котлады. Бу хакта бәйрәм кунагы Гүзәлия Шәфәкъ үзе төшергән видесюжетлар аша хәбәр итә.

Наилә Җиһаншина Төркиянең Искешәһәр провинциясендәге Османия татар авылы Сабан туена килгән халыкка Татарстан, Татарстан диния нәзарәте җитәкчесе, Бөтендөнья мөселман эшкуарлар ассоциациясе рәисе сәламнәрен җиткерде. Ул чыгышында Искешәһәр татарларының гореф-гадәтләрен саклауга, туган телләрен яшь буынга өйрәтүгә игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде, аларга карап соклануын әйтте.

«Сәхнәгә чыгар алдыннан кайберләрегез белән аралашырга, сөйләшергә туры килде. Йөзләрегездән нур, җаннарыгыздан җылылык бөркелә, милләтебезне саклап калу омтылышыгыз соклану уята. Карап торам: тирә-якта алтын алмалар – берсеннән-берсе матур балалар йөгереп йөри, алар сездән үрнәк алып татарлыкны саклап калачаклар. Яшьләр бик күп. Татар егет-кызлары бер-берләре белән өйләнешеп, татар телле гаилә корырлар, биредә татарлык киләсе буынннарда да сакланып калыр, дип ышанам», - диде ул.

Искешәһәр төбәгендәге татар авылы Османия Сабан туе 4 июньдә үтте. Анда 500дән артык милләттәшебез җыелды. Бәйрәмгә бару өчен Искешәһәр, Истанбул, Анкара, Анталия кебек шәһәрләрдән махсус автобуслар оештырылды.

Төркиядә быелның беренче Сабан туен Искешәһәр татар җәмгыяте Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллегенең булышлыгы белән үткәрде. Сабан туе программасында Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус җибәрелгән сәнгать әһелләре – җырчылар Алинә һәм Азат Кәримовлар, баянчы Илнур Ганиев һәм «Чулман таңнары» бию ансамбле чыгыш ясады.

Османия Сабан туе җирле матбугатта яктыртылды, шулай ук «TRT» Төркия дәүләт телевидениесенең «Хәбәрләр» чыгарылышында күрсәтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100