Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиянең Казандагы консуллыгында җир тетрәү корбаннары истәлегенә мемориал оештырылды

Җир тетрәү вакытында һәлак булучылар истәлегенә Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгында мемориал оештырылды. Татарстан башкаласында яшәүчеләр аңа чәчәкләр һәм уенчыклар алып килә.
Дипломатик вәкиллек шулай ук гуманитар ярдәм җыю оештырды. Казанда яшәүчеләр аңа күпләп кушылды.

Елена Фенина / «Татар-информ»
«Мин җылы әйберләр, башлыклар һәм шарфлар алып килдем. Мин үзем берничә ай Төркиядә яшәдем һәм анда ничек салкын булуын беләм. Битараф кала алмадым», – диде Генераль консуллыкка килгән Элина Морданова. Кыз зыян күрүчеләргә җибәрү өчен өч пакет әйберләр әзерләгән.

Елена Фенина / «Татар-информ»
Россия Президенты Владимир Путин Төркия һәм Сирия лидерлары – Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Бәшәр Асадка кайгы уртаклашу юллады һәм ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде. Зыян күргән ике дәүләт башлыкларына Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов та кайгы уртаклашу телеграммалары юллады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз