news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә җир тетрәү сәбәпле, Миңнеханов Эрдоганга кайгы уртаклашу белдерде

Татарстан халкы һәм җитәкчелеге Төркиядә җир тетрәү вакытында һәлак булучыларның туганнарының һәм зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклаша. Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия - ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга җибәрелгән телеграммада шул хакта белдергән.

«Җир тетрәү аркасында кешеләр үлеме һәм масштаблы җимерелүләр сәбәпле, тирән кайгыгызны уртаклашам. Һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу һәм теләктәшлек сүзләрен җиткерүне сорыйм, зыян күргән кешеләрнең тизрәк савыгуын телим», диелә телеграммада.

Искәртик, бүген иртән Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәү булды. Якынча мәгълүматлар буенча 500дән артык кеше һәлак булган, меңнәрчә кеше зыян күргән.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин ике илнең лидерына кайгы уртаклашу һәм ярдәм итү тәкъдиме белән телеграмма җибәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100