news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядәге татар генералы Шакир паша турында: Акылы белән Төркиядә татар данын күтәргән

«Шакир Төркиягә килгән бик күп татарларга ярдәм иткән, дөреслекне яратучы кеше булган, ярлы халыклар өчен мәдрәсәләр ачкан», - ди туганы.

Төркиядәге татар генералы Шакир паша турында: Акылы белән Төркиядә татар данын күтәргән
Салават Камалетдинов

Пензада яшәүче милләттәшебез Фирдәвес Тумеркина (Дашкина) үзенең ерак бабасы Шакир Яваевны Төркиядә татар данын күтәрүче дип атады.

«Чит җирләрдә яшәсә дә, бабам югалып калмый, генерал дәрәҗәсенә ирешә. Шакир паша беркайчан да татар булуыннан баш тартмый, Россия кешесе булуыннан туктамый. Ул үзе турында аз сөйләсә дә, кайдан килгәнен яшерми. Әбиемнең сөйләве буенча, Шакир Төркиягә килгән бик күп татарларга ярдәм иткән, дөреслекне яратучы кеше булган, ярлы халыклар өчен мәдрәсәләр ачкан. Без дә бабабыз өчен горурлык хисе кичерәбез», - диде ул «Шакир паша эзләреннән» китабын тәкъдим иткәндә.

Аның әйтүенчә, Шакир паша туган ягы Пенза өлкәсеннән киткәндә үзенә истәлек итеп әнисе тегеп биргән намазлыгын ала. «Төркиядәге кардәшләре сөйләвенчә, ул гомеренең соңны көннәренә кадәр шул намазлыкка басып намаз укыган. Аның оныклары әле дә шул намазлыгын саклап калган. Безнең авылда революциягә кадәр төзелгән бер генә мәчет сакланган, ул мәчетне Шакир паша акчасына Закир мулланың энесе төзетә. Мәчет бүгенге көндә дә эшли», - ди ул.

«Ул заманда татар халкы белән төрек халкы арасында туганлык көчле була. Россиядәге мөселман халыкларын төрек солтаны Төркиягә күчеп килергә дә чакыра. Шакир да Төркия гражданы булып гомерлеккә анда кала, ул анда гаилә кора. Төрек кызына өйләнә, ике кызы, ике малае туа», - дип сөйләде Фирдәвес Тумеркина.

Китап авторы Шакир пашаның Төркиядәге тормышы турында бәян итте. «Төркиягә килгәч, Шакир паша мәчеткә килеп намаз укый башлый. Чын күңелдән намаз кылганына хәйран калган мәчетнең имамы аның кем икәнлеген сораша. Мулла аңа ярдәм итә, үзенең малае дип саный башлый, укырга керергә булыша. Шакир паша төрек хәрби-диңгез мәктәбендә укый. Авылы белән һәрвакыт элемтәдә тора, әнисе белән языша, малае туганын әнисе хат аша язып җибәрә», - диде ул.

Укуы тәмамланмыйча, Шакир паша 1877-1878 елда барган сугышка эләгә. Шәкертләрдән җыелган корабльдә төрле милләт кешеләре була. Шакир җиде тел белгән, шуңа күрә командир янында булган, аның боерыкларын солдатларга аңлата торган була. «Сугышта аларның кораблен шартлаталар, судан Төркиянең патруль көймәсе аларны коткара һәм төрмәгә утырта», - ди Фирдәвес Тумеркина.

Автор Шакир пашаның төрмәдә дә гыйбадәт кылуын, догалар укуын әйтте.

«Шакир паша төшләр юрый торган була. Төрмәдәге солдатлар Шакир пашаның белемле булуы турында төрек маршалы Осман пашага җиткерә. Осман пашаның да төшен юрагач, маршал аның белән кызыксына башлый. Шулай итеп, Шакир хезмәтен дәвам итәргә рөхсәт ала. Ул зур полктагы командованиедә булган карар чыгаруда, сөйләшүләр алып баруда, тәрҗемә эшендә ярдәм итә. Сөйләшүләрне алып баручыларның киңәшчесе итеп билгеләнә», - диде ул.

Шакир паша соңрак әтисенә туган ягында калган хатынын һәм улын Төркиягә җибәрүне сорап, хат яза. Ләкин бабай киленен һәм оныгын җибәрми, аның янына бертуган энесе Һади бара. Һадига ул үзенең фотосын бүләк итә һәм бик күп бүләкләр биреп җибәрә.

«Шакир авылына кайта алмагач, Төркиядә тагын да тырышып эшли башлый. Гомеренең соңгы елларында Госманлы империясе солтаны Абдул-Хәмиднең иң якын вәкиле булып эшли башлый», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100