news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядәге татар генералы Шакир пашаның туганы: Имамның сүзеннән чыгып китап яздым

Шакир паша – Госманлы империясе генералы дәрәҗәсенә ирешкән беренче татар генералы.

Төркиядәге татар генералы Шакир пашаның туганы: Имамның сүзеннән чыгып китап яздым
Салават Камалетдинов

Пензада яшәүче милләттәшебез Фирдәвес Тумеркина (Дашкина) үзенең ерак бабасы Шакир Яваев турында «Шакир паша эзләреннән» («По следам Шакир-паши») дигән китап нәшер итте. Шакир паша – Төркиядә татар милләтеннән булган беренче генерал (Мөхәммәдшакир Мөхәммәдшәриф улы Яваев).

  • Мөхәммәдшакир Мөхәммәдшәриф улы Яваев 1855 елда Пенза өлкәсе Качкару (русча - Кутеевка) авылында мулла гаиләсендә туа. Унбер яшендә әтисе аны Урта Азиягә мәдрәсәдә укырга җибәрә, соныннан булачак генерал 1874-1878 елларда Төркиядә укый һәм биредә яшәп кала. Киләчәктә талантлы гаскәри Госманлы империясе генералы дәрәҗәсенә ирешкән беренче татар генералы булып таныла.

«Шакир паша – әбиемнең бабасы була. Ул 1855 елда туа. Ул 1874 елда Төркиягә укырга китәргә ниятли, әмма әтисе ризалыгын бирми. Шакир теләгенә ирешү өчен, әтисенең ризалыгыннан башка юлга чыгып китәргә ният кыла, шуңа да әтисе белән алар сүзгә киләләр. Баланың ата сүзеннән чыгарга хакы булмаган. Ләкин ул әтисенең сүзеннән чыгып, Төркиягә китә. Әтисенең репутациясенә зарар китермәсен өчен Мөхәммәдшәриф улын искә алып сөйләргә дә тыя», - диде китап авторы.

Фирдәвес Тумеркина китапны язуын Мөхәммәдшәриф имамның сүзеннән чыгу булды дип исәпли. «147 елдан соң мин аның сүзеннән чыктым, шуның өчен, имам мине кичерсен дип, Зәкир мулла мәчетендә ифтар уздырдым. Сиксәннән артык кеше килгән иде. Шакир паша әтисе Мөхәммәдшәриф үлгәч, туган ягы – авылына кайтырга күңеле күтәрелә. Ватанына кайтырга теләге була. Әмма курка һәм кайтмыйча кала», - диде ул.

1874 елда Шакир паша Төркиягә киткәндә хатыны аны туктатып калмакчы булган. «Авырга уздым, бәлки китмәссең?»- дигән. Әтисе дә китмәс дип өметләнгән. Әмма Шакир паша китәргә мәҗбүр була. «Яныма килерсез», - дип хатынын ышандырган. Әтисе Мөхәммәдшәриф Шакир пашаның хатынына да, улына да Төркиягә китәргә рөхсәт бирми. «Улымнан ваз кичтем, әмма оныкамны асрармын», - дигән.

«1975 елда Шакир паша киткәннән соң бер ел узгач Хәсән бабам туа. Ул үзенең чын әтисен – Шакир пашаны беркайчан да күрмәгән. Хәсән бабам үзенең әтисенең барлыгын белсә дә, аңа Шакир пашаның ни өчен Төркиядә калганын әйтмәгәннәр. Бабай үлгәч, әби аңа барысын да сөйләгән. «Хәсән бабам Төркиягә әтисе янына баруны кирәкле дип күрмәде», - дип сөйләде әбием. Хәсән бабам Ленинграда блокадасында үлеп кала», - диде ул.

Китап тарих белән кызыксынучыларга юнәлдерелгән, йөз данә белән басылып чыккан. Анда авыл тарихы, революция, коллективлаштыру вакыйгалары да урын алган, шулай ук Яваевлар турында да мәгълүмат бар.

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтүенчә, «паша» сүзе генерал дигәнне аңлатуын искәртте. «Шакир паша Госманлы дәүләтендә беренче татар генералы һәм талантлы гаскәри була. Сезгә китап кына чыгарып калмыйча, Шакир паша турында тулырак мәгълүматны Википедиягә урнаштырырга тәкъдим итәм. Истанбулда каберташында татар кешесе дигән язу булырга тиеш», - диде ул.

Фирдәвес Тумеркина үзе белән авылындагы гореф-гадәтләрне чагылдырган кул эшләрен, үзләренең җирлегендә пешерелгән ризыкларны алып килгән. «Эшләнмәләр арасында Мөхәммәдшәриф бабамның мәдрәсәсендәге астрономия, география, арифметика китаплары, 1888 елгы Коръән китабы. Менә бу кружканы әбием миңа сакларга кушты. Ул Шакир пашадан калган соңгы бүләк. Монда Шакир пашаның килененең күлмәге дә бар, күлмәккә 115 ел», - диде ул.

Фирдәвес Тумеркина әтисен морзалар һәм кенәзләр нәселеннән, әнисен муллалар нәселеннән булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100