news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркия һәм Сириядә җир тетрәү аркасында 170ләп кеше үлгән

Төркиянең көньягындагы җир тетрәүдә, соңгы мәгълүматлар буенча, ким дигәндә 76 кеше үлгән, 440тан артык кеше зыян күргән, дип хәбәр итә җирле гаммәви мәгълүмат чаралары гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен булдырмау һәм бетерү идарәсенә сылтама белән (AFAD). Җир тетрәү шулай ук Төркиянең Кахраманмараш провинциясендә теркәлгән, иң зур магнитуда – 6,6. Малатья провинциясендә 130 бина җимерелде.

Сириядә дә җир тетрәүләр булган. Аларда кимендә йөз кеше һәлак булган, тагын 200 кеше зыян күргән. Бу мәгълүматлар әлегә төгәл түгел, дип ассызыкладылар Сирия Сәламәтлек саклау министрлыгында. 

Исегезгә төшерәбез, Төркиянең үзәк өлешендә 7,4 магнитудалы җир тетрәү сәгать 4.17 дә булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot