Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиядә 7,4 магнитудалы көчле җир тетрәү булган, үлүчеләр бар
Төркиянең үзәк өлешендә 7,4 магнитудалы җир тетрәү булды, дип хәбәр итә Европа-Урта диңгез сейсмология үзәге (EMSC). Бу 04.17 сәгатьтә 7 км тирәнлектә Кахраманмараш провинциясендәге Пазаржик районында булган.
Төркиянең күп кенә зур шәһәрләрендә җир тетрәү сизелгән. Шул исәптән Анкарада, Газиантепта, Невшехирда, Кайсери, Адана һәм Хатайда. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Җирле хакимияткә сылтама белән CNN Türk телеканалы хәбәр иткәнчә, Шанлыурфы шәһәрендә җир тетрәү аркасында 12 кеше үлгән.
Османия провинциясендә җир тетрәү аркасында биш кешенең үлеме билгеле, дип хәбәр итте губернатор Эрдинч Йылмаз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз