news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төрекмәнстанда «Татар кызы» бәйгесе финалында БДБ илләре башлыклары була

Төрекмәнстанда «Татар кызы» бәйгесе финалында БДБ илләре башлыклары була
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татар кызы» халыкара бәйгесенең финалы Төрекмәнстанда үткәреләчәк һәм ул Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (БДБ) илләре саммиты белән бер вакытка туры килә. Халыкара «Татар кызы» конкурсы дирекциясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында шул хакта сөйләде.

«Татар кызы» бәйгесе финалы 7-8 октябрьдә Төрекмәнстанда, «Аваза» дигән милли туристик зонада уздырылачак. Ни өчен 7-8 октябрь дисәгез, анда БДБ илләренең саммиты була. Шуңа күрә бу, гомумән, Бөтендөнья татар конгрессында һәм «Татар кызы» бәйгесендә моңа кадәр күрелмәгән масштаблы чара дип әйтсәк тә дөрес булыр, чөнки анда БДБ илләре башлыкларының барысы да киләчәк», – диде ул.

Алмаз Хәлиуллин бүләкләү тантанасының да югары дәрәҗәдә оештырылачагын билгеләп үтте. «Безнең кызларны бүләкләү тантанасы да шунда була. Шуңа күрә бу вакыйга аерым әзерлек таләп итә, бик җитди рәвештә узачак», – дип өстәде ул.

Шулай ук бәйге дирекциясе рәисе катнашучыларны бәяләүнең төп шартына тукталды. «Бәйгедә иң мөһим критерий – ихласлык. Сәхнәдә дә, гомумән, финалга барганда без инде күрәбез: кайбер кызлар артыгы белән тырышлык күрсәтә һәм ул ясалма килеп чыга, кемдер ихлас күңелле. Гомумән, сәхнәдә дә кызларыбыз белән 24 сәгать бергә булачакбыз, анда да чагылачак ул», – диде Алмаз Хәлиуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot