news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кадрия Идрисова: Хатын-кызның иң беренче һөнәре – әни булырга әзерләнү

Кадрия Идрисова: Хатын-кызның иң беренче һөнәре – әни булырга әзерләнү
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Хатын-кызның иң төп миссиясе – гаилә кору, ана булу һәм милләткә тәрбияле балалар үстерү. Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, Халыкара «Татар кызы» конкурсының остазы Кадрия Идрисова «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында шулай дип белдерде.

«Минемчә, хатын-кыз – милләт анасы, әни булырга тиеш. Аның беренче һөнәре – әни булырга әзерләнү, чөнки безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән миссия шундый – хатын-кыз икәнбез, без гаилә корып, бәби табарга тиеш. Кызларыбыз кияүгә генә чыгып түгел, тормышка чыгып, ана булырга әзерлекле булырга тиеш», – диде ул.

Кадрия Идрисова билгеләп үткәнчә, «Татар кызы» халыкара бәйгесенә килүче кызларның милли ашлар әзерләү осталыгы елдан-ел камилләшә бара. «Бәйгенең баштагы мизгелләрен хәтерлим әле: без камыр басып, токмач кисәргә кушкач, нинди генә хәлләр күзәтелмәде – елап бетүчеләр дә булды. Хәзер исә йомыркасын сытып, онны кушып, бөтен эшне үзләре башкаралар. Бер дә белмәгән, өйрәнеп килмәгән, токмач кисә белмәгән бер генә кыз да юк. Шундый нәзек итеп кисәләр! Без ул токмачларны ресторанга бирәбез – халыкка ашка салырлык итеп, шушы дәрәҗәдә кисәләр», – дип билгеләп үтте остаз.

«Татар кызы» конкурсының остазы татар халкында дуслашу, берләшү, планнар кору һәрвакыт милли табын артында баруын искәртеп үтте.

«Татар милләтенең дуслашуы, бергә җыелышуы табын артында булган. XX гасыр башында ук татар халык ашларына багышланган китаплар чыккан, чөнки татарның фикерләшүе, яңа планнар коруы һәрвакыт табын артында булган. Табын нигъмәте, табын серләре, аны әзерләү һәм табын артында утыру кагыйдәләрен кызларыбызга өйрәтүне дәвам итәргә кирәк. Шушы юнәлештәге проектлар бездә өстенлек алырга тиеш дип уйлыйм», – диде ул.

Кадрия Идрисова шулай ук яшь аналарны тәрбияләү мәктәпләрен ачу зарурлыгына тукталды.

«Бездә бит өйрәнәсе әйберләр бик күп: бала тәрбияләү, яңа баланы кулга алгач нишләргә белмиләр, чөнки яшь ананы өйрәтә торган җир юк. Машина йөртү таныклыгы алыр өчен күпме акча түлибез, укыйбыз, күпме имтихан тапшырабыз... Яшь ана мәктәбе, балаларны тәрбияләргә өйрәтү, аларны табын әзерләргә, пешерү серләренә өйрәтү мәктәпләре кайда? Шуңа күрә киләчәктә без аларга да игътибар итәрбез дигән фикеребез бар, чөнки болар кирәк һәм алар тансык мәктәпләр булырга тиеш дип уйлыйм. Бәйгебез әйбәт үтәр, лаеклы, сәләтле кызларыбыз җиңеп чыгар», – диде Кадрия Идрисова.

news_right_1
news_right_2
news_bot