news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар кызы» бәйгесе программасына беренче тапкыр уктан ату ярышы кертелгән

«Татар кызы» бәйгесе программасына беренче тапкыр уктан ату ярышы кертелгән
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Быел «Татар кызы» халыкара бәйгесендә катнашучылар беренче тапкыр уктан ату буенча осталыкларын сынаячак. Бу хакта Халыкара «Татар кызы» конкурсы дирекциясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин сөйләде.

«Татар кызы» бәйгесе елдан-ел камилләшә бара, без аңа яңа элементлар, милли традицияләребезгә бәйле яңа ярышлар кертәбез. Быелгы программабызга ук ату буенча сынау да өстәдек. Бу – кызларның җитезлеген, игътибарлылыгын һәм милли рухын күрсәтә торган үзенчәлекле ярыш булачак», – диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, 2011 елдан бирле бу бәйге аша 14 илдән 60 төбәктән 2 меңнән артык кыз катнашкан. «Бүген ярымфинал башланды. Барлыгы 26 кыз катнашачак һәм көч сынашачак. Без аларга бер атна дәвамында белем бирү программасын әзерләдек», – диде Алмаз Хәлиуллин.

«Башка еллардан аермалы буларак, кызларның шәхесен ачуга басым ясадык. Быел яңалык буларак ярымфиналга ике этап керттек. Беренче этап – спорт юнәлеше этабы. Икенче этап, яңа этап буларак, проектларны яклау. Төп максатыбыз – бу бәйге белән генә чикләнмичә, ел дәвамында кызлар белән эшләү, проектларны тормышка ашыру. Төрле төбәкләрдән, чит илләрдән килгән кызлар туган якларындагы – җирле оешмадагы төп проблемаларын күтәреп, аларны чишү юлларын табачак. Бәйге тәмамлангач та, алар белән шушы проектларны тормышка ашырырга тырышачакбыз», – диде «Татар кызы» конкурсы дирекциясе рәисе.

Ул «Татар кызы» бәйгесенең елдан-ел дәрәҗәсе һәм тенденциясе үсә баруын әйтте.

«Быел да без халыкара этапка килгәндә, аның өч этаптан торуын исәпкә алабыз. Иң беренче этап – ул төбәк этаплары, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә уза. Шуның белән безнең икенче этап – ярымфинал этабы. Шушы этапта җиңгән кызлар Казанга килә, бер атна дәвамында без аларга мәдәни программа әзерлибез, төрле яктан аларны сынып карыйбыз. Ярымфинал нәтиҗәсендә барлыгы 12 кыз финалга чыга. Финал, безнең нигезләмә буенча, узган елгы җиңүче кызның төбәгендә, туган җирендә үткәрелә», – диде.

Алмаз Хәлиуллин билгеләп үткәнчә, бәйгенең оештыру комитеты катнашучылар өчен яңа проектлар булдыруга зур игътибар бирә. «Кызларыбызның сәләтен һәр яклап ача торган проектлар бездә өстенлек алырга тиеш. Милли гореф-гадәтләребезне торгызу, кызларыбызны һәр яктан әзерлекле итү – төп максатыбыз», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot