Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Томск татарлары Татарстан Президентыннан шәһәрдәге Татар бистәсен саклауда ярдәм сорады
«Республикада тарихи-мәдәни мирасны саклауда тәҗрибә зур. Белгечләр җибәрербез, алар сезгә ярдәм итәр», — диде Рөстәм Миңнеханов.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Томскида татар диаспорасы активистлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан дүрт гасыр элек нигез салынган Татар бистәсенең тарихи йөзен саклап калуда ярдәм сорады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татар җәмьгыяте вәкилләре Рөстәм Миңнехановтан һәм Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкиннан Томск шәһәрендәге Татар бистәсенең тарихи йөзен саклап калуда ярдәм күрсәтүләрен сорады. 17 гасыр башында татарлар күпләп яшәгән бистә Томскиның көньяк-көнбатыш чигендә урнашкан» — диелгән хәбәрдә.

Татарстан Президенты бистә архитектурасын саклау идеясен якларга вәгъдә бирде. «Республикада тарихи-мәдәни мирасны саклауда тәҗрибә зур. Белгечләр җибәрербез, алар сезгә ярдәм итәр», — диде Рөстәм Миңнеханов.
- Татар диаспорасы белән очрашу республика башлыгының Томск өлкәсенә эшлекле сәфәре вакытында булды.

Татарстан Президенты Татарстаннан читтә яшәүче татарлар белән элемтә саклауның мөһимлеген әйтте. Барлык татар халкының 70 проценты читтә көн күрә. Бүгенге көндә Томск өлкәсендә 17 мең татар яши.
Очрашу соңында Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Жвачкин Татар мәдәнияте үзәгенең 25 еллыгына багышланган концертта булды. Юбилей уңаеннан, Татарстан Президенты татар мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә куйган хезмәтләре өчен җирле татар җәмгыяте вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз