ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов Томск башлыгына ИТ-технология өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте

8 ноябрь 2018, 17:15 , Фото: president.tatarstan.ru

Миңнеханов Томск башлыгына ИТ-технология өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте Татарстан һәм Томск өлкәсе арасында соңгы өч елда товар әйләнеше 1,7 млрд сумга җитте.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин белән очрашуда югары технологияләр һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безгә югары технологияләр, фәнни-техник хезмәттәшлек һәм мәгариф өлкәсендә үзара багланышларны үстерергә кирәк. Модернизация, инновацияләр өлкәсендә студентлар һәм фәнни кадрлар, мәгълүмат алмашу файда китерергә мөмкин», — диде Татарстан Президенты.

Визит в Томскую область

Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Томск өлкәсе арасында соңгы өч елда товар әйләнеше 1,7 млрд сумга җитүен әйтте. Татарстан Томскига йөк машиналары һәм җиңел автомобильләр, азык-төлек, медицина җиһазлары, медикаментлар озата.

Татарстанда товар сатып алу буенча «Заказ.РФ» федераль сәүдә мәйданчыгы уңышлы эшли. Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсендәге хезмәттәшләргә дә әлеге системаны куллану мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Визит в Томскую область

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Жвачкин Татарстан һәм Томск өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Яклар шулай ук әлеге документны 2018 — 2021 елларда тормышка ашыру чаралары планын кабул итте.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10