news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төбәктәге татар теле укытучылары: Катнаш гаиләдә татар теле онытыла

“Татар татар кешесе белән гаилә корсын иде дигән тематикадагы әсәрләр укысак та, катнаш гаиләләр арта бара”, - ди мөгаллимнәр.

Төбәктәге татар теле укытучылары: Катнаш гаиләдә татар теле онытыла
Зилә Мөбәрәкшина

27нче гимназиядә туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы бәйгесендә төрле төбәкләрдән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаш никах корган гаиләләр турында фикерләрен әйтте.

“Бөтен җирдә кебек үк, бездә дә катнаш гаиләләр бар. Андый гаиләдә татар теле онытыла, икенче планга күчә. Күбесенчә татарлар рус милләте вәкиле белән гаилә кора. Безнең авылда катнаш гаиләдән бер гаилә бар. Балалары татарча белем ала, каршы түгелләр”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Пермь крае Югары Сеп авылының урта белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы Венера Акашева.

Венера ханым дәресләрендә балаларга татар телен белеп, казах, кыргыз, үзбәк, төрекләр белән аңлаша алу мөмкинлеге барлыгын аңлатуын әйтеп үтте. “Шул телләрдән мисаллар китерәм, сөйләмнәрен тыңлатып күрсәтәм. Алар аңлашып, сөйләшеп булганына төшенә”, - ди ул.

Удмуртиянең Кистем авылы урта белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөһрә Касыймова үзләренең ягында да руслашу процессы баруын әйтте.

“Моның сәбәпләре төрле: гаиләдә әти-әниләрнең русча аралашуы йогынты ясый, матбугат чаралары, социаль челтәрләрдә бар да рус, инглиз телләрендә. Гаиләдә татарча сөйләшсәләр дә, балалар үзара коридорда русча аралаша. Тик үсә төшкән саен зур сыйныфларда акрынлап татарча сөйләмгә күчәләр”, - диде ул.

Зөһрә ханым катнаш гаиләләр арта бара дип саный. “Татар татар кешесе белән гаилә корсын иде дигән тематикадагы әсәрләр укысак та, катнаш гаиләләр арта. Алар элек тә бар иде, чөнки якын тирәдә удмуртлар, руслар яши, чегәннәр дә бар. Башка милләттән булган вәкилләр белән катнаш гаиләләр барлыкка килә. Элекке заманда киленнәр татар телендә сөйләшә башласа, хәзер алар татарча сөйләшмәсәләр дә, телне яхшы аңлый”, - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100