news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле укытучысы: Рус балаларын татар теленә чигү эшләре аша җәлеп иттем

“Телгә мәхәббәт уяту өчен һәр баланың сәләтен күрергә һәм шул сәләтен үстерергә омтылырга кирәк”, - ди Гөлназ Гыйләҗева.

Татар теле укытучысы: Рус балаларын татар теленә чигү эшләре аша җәлеп иттем
Зилә Мөбәрәкшина

Бөгелмәнең Капитолина Сидоркина исемендәге 9нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Гыйләҗева фикеренчә, татарча белмәгән балаларны татар теленә класстан тыш эшчәнлектә чигү чигеп һ.б. эшләр аша җәлеп итеп була,.

“Мин рус мәктәбендә укытам. Бездә рус балалары укый, араларында татар телен дә өйрәнүчеләре бар. Балалар белән чигү белән бәйле мәкаль, әйтем, табышмаклар, җырлар өйрәндек, үзебез дә чигү эш төрләренә карата кечкенә күләмле әкиятләр иҗат итеп карадык”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә 27нче гимназиядә туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы бәйгесендә.

Бәйгедә ул халкыбызның “Күңел бизәкләре” дигән халыкның борынгы эш төре булган чигүгә багышланган проектын тәкъдим иткән. “Укучыларыбыз белән ел буе эшләгән эшләребезне күрсәттем. Без алар белән дәрестән тыш эшчәнлектә чигелешнең төрле формаларын өйрәндек, шәһәрдәге өлкән буын чигү осталары белән очраштык”, - диде ул.

Укытучы һәр баланың күңеленә юл табарга тырышуын әйтте. “Мин һәр баланың сәләтен күрергә омтылам. Кемдер шигырь укырга, язарга, рәсем ясарга, чигү чигәргә ярата. Сәләтләргә карап, биремнәр биргән вакытта балаларга телне өйрәнү җиңелрәк бирелә. Сәләтләрен күрә белеп, шуны үстерергә генә киңәш итәм”, - дип сөйләде ул.

“Балалар – саф күңелле, синең арттан бик тиз ияреп китә. Миңа алар белән уен формасында эшләү ошый. Шуңа күрә класстан тыш эшчәнлеккә күбрәк игътибар итәбез. Рус балалары да татар телен теләп өйрәнә. Балаларга рус теленнән татарчага тәрҗемә итеп аңлатырга туры килә. Минем сыйныфта укучы балалар татарча гади диалоглар, монологлар төзи белә”, - диде 18 ел татар телен укыткан Гөлназ ханым.

Аның әйтүенчә, түгәрәккә 15 бала йөри. “5нче сыйныфта халык авыз иҗатын өйрәндек, 6нчы сыйныфта чигү белән эшләдек, 7нче сыйныфта бәйләү белән эшлибез, 8нче сыйныфта агач эшләрен карап китәбез, 9нчыда татар халык йолалары белән танышабыз. Хәзерге заманда кеше акча эшләү юлын эзли. Чигү белән киемнәрне бизәү модада, кызлар тормышта югалып калмыйча, үз юлларын тапсыннар иде”, - диде укытучы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100