news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төбәкләрдәге татар басмалары редакторлары өчен медиамәктәпнең икенче өлеше узды

Киңәшләр чыннан да файдалы, чөнки проблемаларыбыз күп, ди Төмән өлкәсендә чыга торган «Яңарыш» газетасы баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова.

Төбәкләрдәге татар басмалары редакторлары өчен медиамәктәпнең икенче өлеше узды

Татарстаннан читтә татар басмаларын нәшер итүчеләр өчен «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештырган медиамәктәпнең икенче өлеше узды. Ул узган атнада башланган иде. 

Бүген спикерлар дүрт төбәктә чыга торган басмаларга күзәтү ясады. Омск өлкәсенең «Татар дөньясы», Төмән өлкәсенең «Яңарыш», Самара өлкәсенең «Камышлинские известия» (татар телендә бер бите бар), Марий Эл республикасының «Якташлар» газеталарына карата фикерләр яңгырады.

 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлева, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров, «Сөембикә» журналы баш мөхәррире урынбасары Гөлнур Сафиуллина, «Шәһри Казан» газетасының дизайнер-верстальщигы Илдар Габидуллин басмаларга күзәтү ясады һәм киңәшләрен бирде.

Чараны проектның координаторы, «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире урынбасары Лилия Заһидуллина алып барды.

Баш мөхәррирләр узган атнада узган укуның файдалы булуын ассызыклады. Киңәшләрне истә тотып эшли башлауларын әйттеләр.

«Үткән атнада яңгыраган киңәшләрне  дә кулланырга тырыштык. Киңәшләр чыннан да файдалы, чөнки проблемаларыбыз күп. Редакциядә журналистлар юк диярлек, күбесе – укытучылар, без беренче редакторыбызның Азат Сәгыйтов мәктәбен уздык. Ул газетаны 15 ел җитәкләде. Укуларда катнашып, белем алырга тырышабыз. Безнең эшебезгә игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Киңәшләрне коллективка да җиткерермен», – диде «Яңарыш» газетасы баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова.

29 апрель көнне соңгы укулар була. Катнашучыларга квалификацияне күтәрү турында таныклык биреләчәк.

 

 

 

 

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100