news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төбәкләрдә нәшер ителә торган татар басмалары мөхәррирләре өчен медиамәктәп эшли башлады

Яңгыраган фикер һәм тәкъдимнәр безнең эшне камилләштерергә, тиражны арттырырга, социаль челтәрләргә күбрәк укучыларны җәлеп итәргә ярдәм итәр дип уйлыйбыз, диде Ульяновск өлкәсендә чыга торган «Өмет» газетасы мөхәррире.

Төбәкләрдә нәшер ителә торган татар басмалары мөхәррирләре өчен медиамәктәп эшли башлады
Рамил Гали

 

Татарстаннан читтә татар басмаларын чыгаручылар өчен «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештырган медиамәктәп башланды.

Укуларның беренче көнендә спикерлар дүрт төбәктә чыга торган басмаларга күзәтү ясады. Ульяновск өлкәсенең «Өмет», Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як», Киров өлкәсенең «Дуслык», Башкортстан республикасының «Диләфрүз» басмаларына карата фикерләр яңгырады. Һәр спикер, үз белгечлегеннән чыгып, басмаларга киңәшләрен әйтте.

 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов газеталарга күзәтү ясады. Ул отышлы башисемнәр сайлау, геройларны тәкъдим итү буенча киңәшләр бирде.

«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров басмаларның сайтларына күзәтү ясады.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлева басмаларның социаль челтәрдәге аккаунтларына күзәтү ясады. Ул социаль челтәрләрнең функциясен, эшләү алгоритмын искәртте. Укучыларның игътибарын җәлеп итү өчен видеолар төшерергә, туры эфирлар уздырырга, комментарийлар белән эшләргә киңәш итте.

«Сөембикә» журналы баш мөхәррире урынбасары Гөлнур Сафиуллина редакцияләү эшенә игътибар бирде. Газеталарда диалект сүзләрне кулланмаска киңәш итте. Кайбер сүзләргә алмаш сүзләр кулланып булганын күрсәтте.

«Шәһри Казан» газетасының дизайнер-верстальщигы Илдар Габидуллин газеталарны версткага салу буенча фикерләре белән уртаклашты. Ул  фотоларның урнашуына һәм сыйфатына, шрифтларга игътибар итәргә киңәш итте.

Чараны проектның координаторы, «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире урынбасары Лилия Заһидуллина алып барды, ул да үзенең күзәтүләре белән уртаклашты.

Укуларда катнашучылар рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Утыз елдан артык эшләп, Казан тарафыннан оештырылган медиамәктәптә беренче тапкыр булдым. Бүген без бик зур сабак алдык. Барлык фикер һәм тәкъдимнәрне кабул итәбез, аларны истә тотып эшләргә тырышырбыз. Алар безнең эшне камилләштерергә, тиражны арттырырга, социаль челтәрләргә күбрәк укучыларны җәлеп итәргә ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Мәктәп озак еллар эшләсен иде», – дигән теләген әйтте Ульяновск өлкәсендә чыга торган «Өмет» газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100