news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» төбәкләрдә татар газетасын чыгаручылар өчен укулар оештыра

Укулар тәмамлангач, һәр катнашучыга квалификация күтәрү турында таныклык тапшырылачак.

«Татмедиа» төбәкләрдә татар газетасын чыгаручылар өчен укулар оештыра

15-29 апрельдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Татарстаннан читтә нәшер ителә торган татар газеталарының баш мөхәррирләре өчен укулар уздыра.

«Укулар «Татмедиа мәктәбе» нигезендә онлайн форматта узачак. Дизайн, верстка, социаль челтәрләр белән эшләү, редакцияләүгә бәйле проблемалар күтәреләчәк. Һәр газетаны аерым тикшерәчәкбез, сайтлар буенча аерым сөйләшәчәкбез. Бу укулар – профессиональ үсеш өчен яңа мөмкинлек», – дип сөйләде проектның координаторы, «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире урынбасары Лилия Заһидуллина. 

Аның сүзләренчә, укулар апрель аенда өч тапкыр булачак, һәр җомга саен 14.00дә башлана. 12 кеше катнашу теләген белдергән инде. Башкортстан республикасы, Ульяновск өлкәсе, Төмән өлкәсе һәм башка төбәкләрдән гаризалар килгән. 

Укулар тәмамлангач, һәр катнашучыга квалификация күтәрү турында таныклык тапшырылачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot