Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төбәкләрдә татар басмасын нәшер итүче баш мөхәррирләр өчен укуларның соңгы өлеше узды
Хаталарыбызны газетаның киләсе саннарыннан ук төзәтә башларбыз, диде Удмуртия республикасының «Яңарыш» газетасы баш мөхәррире Рәмзия Габбасова.
Татарстаннан читтә татар басмаларын нәшер итүче редакторлар өчен «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештырган медиамәктәп тәмамланды.
Соңгы уку көнендә спикерлар Ульяновск өлкәсенең «Күмәк көч» газетасы, Удмуртия республикасының «Яңарыш» газетасы, Екатеринбург өлкәсенең «Саф чишмә» газетасы, Самара өлкәсенең «Бердәмлек» газетасына карата үз фикерләрен әйтте, киңәшләрен бирде.
Катнашучылар бу укуларның кирәкле һәм файдалы булуын ассызыклады.
«Безнең өчен шундый дәресләр оештыруыгыз өчен рәхмәтләребезне белдерәбез. Үзебез өчен бик күп файдалы киңәш алдык. Башка басмаларга әйтелгән сүзләр безгә дә кагыла дип тыңлап утырдык. Тирән эчтәлекле укулар булды. Сезнең киңәшләрне язып та алдык. Хаталарыбызны газетаның киләсе саннарыннан ук төзәтә башларбыз. Өченче атна хаталарыбызны төзәтәбез инде. Газетаның киләсе саннары тагын да әйбәтрәк булсын иде дип тырышабыз», – диде «Яңарыш» газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова.
«Саф чишмә» газетасының баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина киләчәктә дә шундый укулар оештырылсын иде дигән теләген әйтте.
«Зур дәрәҗәле журналистларның минем кечкенә хезмәтемә бәя бирүе уңайсызрак та булды. Башка газеталар янында без бик яшь әле. Әйткән сүзләрегезне язып алдым. Медиамәктәп чыннан да бик файдалы. Чит төбәкләрдә чыга торган матбугат чаралары өчен укулар бик кирәк», – диде ул.
Укулар 15 апрель көнне башланган иде, медиамәктәп кысаларында өч очрашу булды. Медиамәктәпне «Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире урынбасары Лилия Заһидуллина оештырды. Катнашучыларга квалификацияне күтәрү турында таныклыклар җибәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз