news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районы игенчеләре беренче булып урып-җыюны төгәлләде

Бүгенге көнгә Татарстанда 4,7 млн тонна яңа уңыш җыеп алынган.

Әтнә районы игенчеләре беренче булып урып-җыюны төгәлләде

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Әтнә районы игенчеләре беренче булып урып-җыюны төгәлләде. Бүген нефть-газ химиясе форумы ачылышында алар республика Президенты Рөстәм Миңнехановка бу елның беренче уңышыннан пешерелгән икмәкне тапшырдылар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Сезгә район игенчеләре исеменнән 2020 ел уңышы ашлыгыннан пешерелгән икмәкне тапшырырга рөхсәт итегез!» — ди Әтнә игенчеләре.

Бүгенге көнгә Татарстанда 4,7 млн тонна яңа уңыш ашлыгы, игенннәр 1,3 млн га мәйданда (барлык мәйданнарның 86 проценты) җыеп алынган, бер гектардан уртача уңыш — 36,4 центнер, бу узган елга караганда гектардан 6 центнерга күбрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100