news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка нефть-газ химиясе форумында беренче уңыштан пешерелгән икмәк тапшырдылар

Республиканың Әтнә районында 2020 ел бөртеклеләреннән беренче уңыш җыеп алынды.

Миңнехановка нефть-газ химиясе форумында беренче уңыштан пешерелгән икмәк тапшырдылар
Владимир Васильев

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстанның Әтнә районы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре нефть-газ химиясе форумы ачылышында республика Президенты Рөстәм Миңнехановка бу елның беренче уңышыннан пешерелгән икмәк тапшырды.

«Сезгә, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре исеменнән 2020 ел уңышы ашлыгыннан пешерелгән икмәк тапшырабыз!", - диде Әтнә аграрийлары.

Бүгенге көнгә Татарстанда 4,7 млн тонна яңа уңыш җыеп алынган, 1,2 млн гектар (барлык мәйданнарның 83 проценты) мәйданда эш башкарылган. Уртача уңдырышлылык гектардан 36,7 центнер тәшкил итә, бу узган елга караганда 5 центнерга күбрәк.

 Искәртеп узыйк, Татарстан нефть, газ, химия форумы 2 сентябрьдән 4 сентябрьгә кадәр уза. Быел чара Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган һәм ул беренче тапкыр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә уза. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100