news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үткән атна эчендә Чаллыда 59 җинаять теркәлгән

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 1804 административ беркетмә төзелгән.

(Чаллы, 28 февраль, «Татар-информ»). Үткән 7 көн эчендә Чаллыда 59 җинаять теркәлгән, шуларның 39 ачылган. Бу кылынган барлык җинаятьләрнең 66,1 процентын тәшкил итә. Бу хакта Чаллы полиция гарнизоны матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, машина урлау, караклык һәм сәламәтлеккә авыр зыян китерү буенча берешәр, шулай ук кеше үтерү буенча 2 һәм 15 талау очрагы ачылган. Законсыз наркотиклар әйләнеше өлкәсендә 4 җинаять теркәлгән.

Соңгы 7 көн эчендә Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 1804 административ беркетмә төзелгән. 1735 йөртүче һәм 69 җәяүле җәзага тартылган. 25 аек булмаган йөртүче ачыкланган, шуларның 5се кулга алынган. Барлыгы бер атна эчендә 7 юл һәлакәте килеп чыккан, шуларда 9 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнү алган.

Административ җаваплылыкка 699 кеше тартылган. Шуларның 47 вак хулиганнар һәм 204 җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр эчүчеләр яисә аек булмаган Чаллы кешеләре. Шулай ук наркотик исереклегендәге 36 кеше үз җәзасын алган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100