Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тинчурин театры коллективы: Азат Хөсәенов «Казан егетләре» премьерасын күрми калды
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Азат Хөсәеновны искә алган. Ул театрда тиздән дөнья күрәчәк «Казан егетләре» спектакленә көй язган булган.
«Татар театрларының җитмештән артык спектакленә музыка иҗат иткән күренекле композитор Азат Хөсәенов вафат. Музыка – ул спектакльләрнең рухы... Шуңа да театрлар өчен композиторлар аеруча кадерле, якын. Азат Хөсәенов исеме татар музыкасы һәм татар театры дөньясында зур урын биләп тора. Соңгы айларда безнең театрыбызда бу исем аеруча еш яңгырый. Чөнки тиздән Тинчурин театрында дөнья күрәчәк «Казан егетләре» музыкаль комедиясенең композиторы – нәкъ менә Азат Хөсәенов. Режиссер Айдар Җәббаров спектакльдәге җырларны үзгәртмичә, аның музыкасы белән чыгарырга карар кылган иде. Кызганыч, композитор премьераны күрми калды... Куелачак спектаклебез аның рухына дога булсын иде», – диелгән театрның Телеграм-каналында.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Азат Гаян улы Хөсәеновның якыннары, дуслары һәм бөтен татар сәнгате вәкилләренең тирән кайгысын уртаклаша, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз