Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Танылган композитор Азат Хөсәенов вафат
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор Азат Хөсәенов вафат булган. Бу хакта «Интертат» электрон газетасы «Матбугат.ру» сайтына сылтама белән хәбәр итә.
Композитор җырларының спектакльләрдә яңгыравын, аларның дәүләт фондында саклануын сөйләгән иде. «Гади халык җырларымны җырлап, интернетка видеоязмаларын куйса, хуплыйм гына, «ура!» дип кычкырам. Җырласыннар, бер дә каршы түгелмен. Җырны син исән чагында ук күтәреп алалар икән, сөенәм генә. Бик уңай карыйм. Ошый икән җыр – җырласыннар. Сүз әйтмим», - дип сөйләгән иде Азат Хөсәенов «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.
- Азат Гаян улы Хөсәенов – 1959 елның 8 маенда Актаныш районы Әтәс авылында туган. 4 яшендә гаиләсе Мөслим районы Уразмәт авылына күчә, Мөслим районы үзәгендә, Яңа Усыда яши. Бишенче сыйныфны тәмамлагач (1970), Казан дәүләт консерваториясе каршында сәләтле балалар өчен ачылган махсус музыка мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1978 елда тромбон классын (укытучысы профессор Шамил Низаметдинов) тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенең оркестр факультетына укырга керә һәм 1983 елда тынлы уен кораллары бүлегенең тромбон классын тәмамлый.
- Беренче курсны тәмамлагач та, Камал театрына музыкант булып эшкә урнаша. Шунда беренче җырларын яза: «Ләйсән яңгыр», «Карлыган» (Рәшит Гәрәй сүзләренә, Шамил Бариев, Әсхәт Хисмәтов башкара). 1983-1984 елларда Мәскәүдә хәрби оркестрда армия хезмәте үтә. Хәрби хезмәтен үтәп кайткач, Натан Рахлин, аннары Фуат Мансуров җитәкчелегендәге симфоник оркестрда уйный. Хезмәт кенәгәсендәге беренче язу – Яңа Усы авыл клубы сәнгать җитәкчесе.
- Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев куйган «Бичура» спектакленә (1989) халык көенә охшатып җыр яза. «Казан егетләре» спектакленә җырлар яза (1990). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һ.б. татар театрларының җитмештән артык спектакленә көй язган (шул исәптән, Илдар Хәйруллинның «Ничарадан бичара», Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем»). «Әкият» курчак театрының татарча да, русча да тамашаларына көйләр иҗат итә. «Татармультфильм» оешмасы иҗат иткән мультфильмнарның да көе – Азат Хөсәеновныкы. Шулай ук Минзәлә театры («Биана»), Әлмәт театры (Зөлфәт Хәкимнең «Террорист» әсәре) белән дә хезмәттәшлек итә. Ун ел Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловның «Зәйнәп-Зөфәр» төркеме белән эшли, гастрольләргә йөри.
Туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз