news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Сөләйманов: «САФ» балалар радиосы мәдәниятне, мирасыбызны саклый, үстерә

Тимур Сөләйманов: «САФ» балалар радиосы мәдәниятне, мирасыбызны саклый, үстерә
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов «САФ» балалар интернет-радиосы татар халкының мәдәниятен, байлыгын саклый һәм үстерә дип саный.

«Балалар өчен җырларыбызга карата мәхәббәт уята торган бик матур проект. «САФ» радиосы – кешеләрне берләштерә. Иң мөһиме, аның 30 меңнән артык уникаль тыңлаучысы бар. Көн дәвамында тыңлап торучылар күбрәк булыр, Аллабирса. Нәтиҗәне ике-өч ел көтәргә кирәкми, бүген үк эшләргә кирәк. Безнең төп бурычыбыз – мондый проектларны, кешеләрне күреп, бер-беребезгә ярдәм күрсәтү. Бу – иң мөһиме. Бу безгә, сезгә, балаларыбызга кирәк», - диде ул «САФ» радиосының еллык нәтиҗәләрен ясау чарасында.

Ул проектны алып барган командага рәхмәт әйтте. «Аллаһка шөкер, андый кешеләр бар. Киләчәктә дә булдыра алганча ярдәм итәрбез. Радионы тыңлау, минемчә, иң зур ярдәм. Бу команда эшчәнлегенә көч, дәрт бирә. Матди яктан та ярдәм бар. Хөкүмәт күрә белә икән, бу бик әйбәт. Алга таба тагын да зур уңышларга ирешергә язсын. Алып барган эшегез өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт», - диде Тимур Сөләйманов.

«Миңа калса, барыбыз да – фикердәшләр, бергәләшеп бер зур эш башкарабыз. Кемдер «САФ» радиосына килгәч, үзенә яңа дуслар таба. Без Алсу Галимова, Чулпан Яркәева, Альбина Бәшәрова белән «Сәләт»тә танышкан идек. Бер-беребезне балачактан беләбез, әле дә үсеш кичерүне дәвам итәбез. Әмма җаваплылык өстәлде. Һәркемнең күңелендә хыялы бар. Аллаһка шөкер, «САФ» радиосы ярдәме белән хыяллар чынга аша: иҗат җимешләре туа. Киләчәктә аның асылын тагын да тирәнрәк аңларбыз дип уйлыйм», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100